Шагыйрә, танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә ураза тотмаучы кешеләр турында фикерләре белән бүлешкән. «Ураза тотарга мөмкинлегем юк, эшкә барасым бар», – диде бер танышым. «Картайгач тотарбыз әле», – ди! Э-э-эх... Картайганчы яшәрбез, дигән гарантия гомумән юк шул. Һәм, картайгач, ураза тоту җиңелрәк, дип уйламыйм. Икенчедән, без барыбыз да эшлибез инде! Тик торган юк. Ләкин ни хикмәт! Ураза тоткан көндә әллә никадәр эш эшләнә, барысы да ничектер җайлы гына, уңышлы гына килеп чыга. Алланың рәхмәте. Көн о-о-озын. Өстәл артында утырасы юк. Әллә ниләр эшләп өлгерәсең. Ә кичке сәгать 7дән соң тормыш, гомумән, башлана гына әле. Ураза тоткан кешеләр мине аңлар. Мәңгелек тормышка күчкәч, адәм баласы: «Эх, берничә көнгә генә яңадан кайтыр идем, гел ураза тотып, намаз укып, кешеләргә яхшылыклар эшләп кенә үткәрер идем», – дип, үкенер, ди. Ике дөнья бәхете насыйп булсын иде! Барчабызга да. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, дуслар. Кем күбрәк яхшылык эшли ала, дип
Ләйлә Дәүләтовага язылучылары: «Элек, мин уразада, дип масаймаганнар...»
10 апреля 202310 апр 2023
1
1 мин