Балтачта яшәүче берәү алдау юлы белән ике тапкыр төрле кафедан роллылар һәм пиццага заказ бирә һәм моның өчен бер тиен дә акча түләми.
Гаепләнүче И. «Whats арр» аша кафедан 2840 сумлык роллы һәм пицца җыелмасына заказ бирә. Заказны рәсмиләштергәннән соң, кафе хуҗасы аңа заказны түләү өчен банк картасы бәйләнгән абонент номерын җибәрә. Гаепләнүче И. банк картасына 2840 сум күләмендә акча күчерү турында ялган чек ясап, аны кафе хуҗасына юллый.
Гаепләнүче шушындый ук система аша эш итеп, икенче бер кафе хуҗасына 2850 сум күләмендә матди зыян китерә.
Суд утырышы барышында зыян күрүчеләрдән гаепләнүченең гафу үтенеп, зыяннын тулысынча каплавы хакында белдерәләр.