Юмор остасы, җырчы Данир Сабировның концертларын калдырмыйча, елына әллә ничә тапкыр килүче тугры тамашачысы юл һәлакәтендә үлгән. Кайгылы хәбәр турында Данир социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. «Тамашачым юл казасында һәлак булган. Тугры тамашачым... Уфадан, Римма исемле тамашачым. Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга килә... Казанга да килә иде. Бу атнада да ул Сургуттагы концертыма килергә тиеш иде. Матур «смс»ларыгыз белән мине канатландырып торганыгыз өчен рәхмәт. Бик жәл, Римма апа. Урыныгыз оҗмахта булсын. Якыннарыгызның авыр кайгысын уртаклашам», – дигән Данир. Аның теләкләренә виртуаль дуслары да кушылган. Римма ханымны шәхсән белүчеләр дә булган. «Мин Римманы Уфада күргән идем. Чәчәкләр бүләк итә иде. Елына ничә тапкыр синең концертыңда булуын сөйли иде»; «И-и, Аллам... Бер көнлек дөнья»; «Бик мөлаем ханым булган»; «Әйе, Данир... Аяз көнне яшен суккандай булды бу йөрәк өзгеч хәбәр. 24 март көнне юбилеен гөрләткән идек...»; «Бик кызганыч, шат күңелле к
«Бу атнада концертыма килергә тиеш иде»: Данир Сабировның тугры тамашачысы фаҗигале үлгән
10 апреля 202310 апр 2023
1
~1 мин