Найти в Дзене

Экспонат: Мөселман хәрефләре нәмунәсе

Иван Харитоновның әлеге буклеты матбагачылык эше белән шөгыльләнүчеләр өчен реклама буларак басылган. Нашир киләчәктә яңа стильдәге хәрефләр кою эшен иганәчеләр белән берлектә дәвам иттерү теләген белдерә. Буклетның тышлыгы һәм автор Харитоновның кереш мәкаләсе татар һәм рус телләрендә язылган. Рус һәм гарәп шрифтындагы татар язуының капма-каршы юнәлешләрдә язылыш үзенчәлекләре, әлеге буклетның башлам һәм ахыргы өлешләрен бер тигез дәрәҗәгә куя. Рус телендә укучылар өчен гарәп язуындагысы китапның ахыры, татарча укучыларга киресенчә. Шунлыктан буклетта бит саннары да күрсәтелмәгән. Буклет төзелешендәге әлеге үзенчәлекләр Иван Харитоновның осталыгына тагын бер дәлил булып тора. Буклетта хәрефләрнең төрле кегельдә һәм стильдәге нәфис язылыш үрнәкләре, ас-өс билгеләре булган хәрәкәләрнең вариантлары, ундүрт клише үрнәге белән берлектә словолитниянең реклама кәгазе һәм 1908 елда «Шура» журналында Харитонов хәрефләрен югары бәяләгән мәкаләсеннән өзек тә китерелә. Һәрбер хәреф үрнәкләренең н
Оглавление
Словолития Харитоновның Казанда мөселман хәрефләренең нәмунәсе (үрнәкләре). Казан: И.Н. Харитонов матбагасы.
Словолития Харитоновның Казанда мөселман хәрефләренең нәмунәсе (үрнәкләре). Казан: И.Н. Харитонов матбагасы.

Иван Харитоновның әлеге буклеты матбагачылык эше белән шөгыльләнүчеләр өчен реклама буларак басылган. Нашир киләчәктә яңа стильдәге хәрефләр кою эшен иганәчеләр белән берлектә дәвам иттерү теләген белдерә. Буклетның тышлыгы һәм автор Харитоновның кереш мәкаләсе татар һәм рус телләрендә язылган. Рус һәм гарәп шрифтындагы татар язуының капма-каршы юнәлешләрдә язылыш үзенчәлекләре, әлеге буклетның башлам һәм ахыргы өлешләрен бер тигез дәрәҗәгә куя. Рус телендә укучылар өчен гарәп язуындагысы китапның ахыры, татарча укучыларга киресенчә. Шунлыктан буклетта бит саннары да күрсәтелмәгән. Буклет төзелешендәге әлеге үзенчәлекләр Иван Харитоновның осталыгына тагын бер дәлил булып тора.

Буклетта хәрефләрнең төрле кегельдә һәм стильдәге нәфис язылыш үрнәкләре, ас-өс билгеләре булган хәрәкәләрнең вариантлары, ундүрт клише үрнәге белән берлектә словолитниянең реклама кәгазе һәм 1908 елда «Шура» журналында Харитонов хәрефләрен югары бәяләгән мәкаләсеннән өзек тә китерелә.

Һәрбер хәреф үрнәкләренең номеры, кегеле һәм иң кызыгы — һәрберсенең исемле булуы. Мәсәлән, «Харитон», «Камал», «Юзәй», «Фантазия».

Харитонов хәрефләрнең нәфис, матур язылыш төрләрен 1899 елдан башлый һәм әлеге буклетта 10 ел дәвамында эшләнгән хәреф үрнәкләре тупланган. Бу эшчәнлеккә татар каллиграфы Галиәсгар Камалны (соңрак — танылган драматург, язучы) җәлеп итә. Нәкъ менә «номер 5, кегель 16. “Камал” һәм номер 8, кегель 12 . “Камал” » Г. Камал эше булуына ишарә итә. Үрнәкләр буенча хәрефләрне гравер Ибраһим Юзиев коя. Шулай ук Иван Харитонов хәрефләрне бакырдан кою эше башлануы турында да искәртеп уза.

1899 елда Харитонов словолитниясен (хәреф коя торган урын) ача. Татарча хәрефләр коюга керешә. Шул ук елны үзенең эшләп чыгарган эш үрнәкләре белән Саратовта узган күргәзмәдә катнаша һәм көмеш медаль белән бүләкләнә.

1909 елда И.Н. Харитоновның матбагачылык эшчәнлегенең кырык еллык юбилее турында Галиәсгар Камал зур мәкалә яза. Ул «Йолдыз» газетасының 25 июнь санында «Иван Николаевич Харитонов (1859-1909)» исеме белән басыла.

И. Н. Харитоновның татар басма хәрефе өлкәсендәге эшчәнлеге турында ул болай дип яза: «Соңгы ун ел эчендә мөселман матбугасын бөтенләй яңа бер юлга салып, мәдәни милләтләрнең матбагалары хәленә китерде. Казан шәһәрендәге хаттатларның ярдәме илә хәрефләрне яхшылатырга иҗтиһад итеп, Русиядә гүзәллектә бу көнгә кадәр һич күрелмәгән егерме кадәр төрле-төрле гүзәл мөселман басма хәрефләре барлыкка китерде».

И.Н. Харитонов биографиясенә бәйле кайбер кызыклы фактлар:

  • И. Н. Харитоновның китап басу эшендә беренче остазы — татар кешесе. Казан университеты басмаханәсендә 10 яшьлек Харитоновны хәреф җыючы һөнәренә Ибраһим Кәвәлиев өйрәтә.
  • И. Н. Харитонов 1896 елның 13 февралендә Воскресенская (хәзерге Кремль) урамындагы Александр пасссажы бинасында үзенең басмаханәсен (лито-типография) ача. Аны заманның алдынгы техникасы белән җиһазлый, табыш китерә торган итә.
  • Үзе эшләгән Г.М. Вечеслав типографиясе ябылганнан соң, типография хуҗасы Г.М. Вечеслав аңа 4000 сумлык татар китапларын бүләк итә. Шушы китаплар саткан акчага И. Н. Харитонов үз типографиясен ача.
  • 1909 елда Харитовның китап басу өлкәсендә кырык еллык юбилее билгеләп үтелә. Татар газета-журналларында Харитоновны «татар Гутенбергы» дип атыйлар.
  • 1909 елда Халыкара китап күргәзмәсендә Харитонов типографиясендә чыккан китаплар иң югары бүләккә – алтын медальгә лаек була.

Язманы Татарстан Республикасы Милли музее филиалы - Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатирының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нурия Мифтахетдинова әзерләде.

Чыганаклар:

Әхмәр Ш. Матбагачылык тарихы: Иван Николаевич Харитоновның кырык сәнәлек юбилее шәрәфенә нәшер ителде.- Казан, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909

Камал Г. Әсәрләр: 3 томда /Галиәсгар Камал.- Казан: Тат. кит. нәшр., 2010

Словолития Харитоновның Казанда мөселман хәрефләренең нәмунәсе. Казан: И.Н. Харитонов матбагасы.