Бүген Юдино бистәсендә яңа туган ике бала мәете тапканнар. «Татарстан 24» каналы аларның үле килеш тууын хәбәр итте. Мәетләр су манарасы янында пластик контейнерда була. Савытны эте белән йөрүче ир-ат күреп ала. Эт мәет исен сизгән. Сабыйлар пеленкага төрелгән булган. «Татарстан 24» каналының үз чыганагы белешмәсе буенча, экспертиза уздырганнар. Сабыйлар туганда ук үле булган. Яралгылар 5-6 айлык чамасы. Закон буенча, бу очракта җинаять эше ачылмый. Шулай да тикшерү эшләре оештырыла, диелә хәбәрдә. РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, мәетләр игезәк малайлар була, алар биредә 2 көн чамасы яткан.
Юдинода мәетләре табылган сабыйлар үле туган булган – «Татарстан 24»
9 апреля 20239 апр 2023
1
~1 мин