Элегрәк Ришат Төхвәтуллин төркемендә алып баручы булып эшләгән Сөмбелә Вәлиәхмәтова быел гыйнвар аенда әни булды, дип сөенечле яңалык белән уртаклашкан идек. Бактың исә, нәфис сүз остасы «Әни» дигән бөек исемне йөртер өчен ни генә кичермәгән икән. Хәер, кызганыч, бүгенге заманда андый хәлгә калучылар бер ул гына түгел. 2018 елның 24 декабрендә Сөмбеләнең 16 атналык баласы төшкән. Әлеге хәсрәтне ул бик авыр кичергән. Ярсып-ярсып елаган, үз-үзен, ирен «ашаган», беркем белән сөйләшмәс булган, үз эченә бикләнгән. Кыскасы, яңадан яшәп китәргә көч таба алмый газапланган. Бу баткаклыктан ул эш ярдәмендә генә чыга алган. Эшкә урнашып, әзрәк онытылып, яхшыга өметләнеп яши башлаганда... Көннәрдән бер көнне аңа табигый юл белән беркайчан да балага уза алмаслыгын хәбәр иткәннәр. Әлеге ачы дөреслектән соң Сөмбелә бөтенләй сыгылган. Бетмәс-төкәнмәс хастаханә юллары, 100 мең сумнан артыклык анализлар, исәпсез-хисапсыз УЗИлар, квота көтүләр... Бүген болар барысы да артта калган, бәхеткә. Бүген аларның
Сөмбелә Вәлиәхмәтова: «Йокы качты, хәлсезлек, тез буыннарым авырта башлады...»
9 апреля 20239 апр 2023
2
2 мин