Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Афротатарлар

1995 яки 1996 ел. Мин Казан үзәгендәге 11 мәктәпнең укучысы булам. Әни мине төрле түгәрәкләргә тыга, мин бал биюләре белән шахмат түгәрәкләргә йөрим. Шахмат түгәрәге элекке "Пионерлар сарае" дип исемләнгән учреждениясендә, яңа исем инде кушылган, без аны элеккечә дип йөртәбез. Хәзер исә, "пионерлар чоры" беткәннән соң өченче елга гына ул эзлекле дип күренә, бала чагымда ул "нинди икән пионерлар, алар күптән беткән инде" дип күренгән ))) Каяндыр беләм, ул бинада революция кадәр 2. гимназия булган, дәү әниемнең әтисе шул гимназиягә йөргән. Нәрсә революция икәнен дә беләм. Миннән башка, түгәрәккә ике классташым йөри. Айрат белән Амир. Алар күрше йортта яшиләр. Ерак яшәүчеләрдән мин генә. Айратны 25 ел күрешмәгәннән соң балалар ярышларында теге атнада күрдем. Шимбә көнендә иртәнге сәгать сигездә Болак ярында бернинди машина да узмас. Болак яры инде сөзәгәйгән, башлангыч мәктәптә Болак эчендәге эшләрдән мин көн саен күпер чыгып соклана торган идем. Шахмат түгәрәге тренеры, Владимир Алек

1995 яки 1996 ел. Мин Казан үзәгендәге 11 мәктәпнең укучысы булам. Әни мине төрле түгәрәкләргә тыга, мин бал биюләре белән шахмат түгәрәкләргә йөрим.

Шахмат түгәрәге элекке "Пионерлар сарае" дип исемләнгән учреждениясендә, яңа исем инде кушылган, без аны элеккечә дип йөртәбез. Хәзер исә, "пионерлар чоры" беткәннән соң өченче елга гына ул эзлекле дип күренә, бала чагымда ул "нинди икән пионерлар, алар күптән беткән инде" дип күренгән )))

Каяндыр беләм, ул бинада революция кадәр 2. гимназия булган, дәү әниемнең әтисе шул гимназиягә йөргән. Нәрсә революция икәнен дә беләм.

Миннән башка, түгәрәккә ике классташым йөри. Айрат белән Амир. Алар күрше йортта яшиләр. Ерак яшәүчеләрдән мин генә. Айратны 25 ел күрешмәгәннән соң балалар ярышларында теге атнада күрдем.

Шимбә көнендә иртәнге сәгать сигездә Болак ярында бернинди машина да узмас. Болак яры инде сөзәгәйгән, башлангыч мәктәптә Болак эчендәге эшләрдән мин көн саен күпер чыгып соклана торган идем.

Шахмат түгәрәге тренеры, Владимир Александрович. Шакмаклы дәфтәрдә ул яңа дәрес башлагач, числосын "от сотворения мира" системасында язып куя. 7ххх ел, ничектер болай. "Сотворение мира" нәрсә икән ул сорагач, "Люди воевали-воевали и потом сотворили мир" дип көлкегә әйләндерә. Кеше күңеле – кара урман.

Владимир Александрович, әлбәттә, безгә, балаларга күптәнге, ә аларга, олыларга, хәзер генә узган вакыйгалардан һичшиксез травмаланган. Әнием "фирмада" эшләвен белеп алып, "нигә без шуннан файдаланмыйбыз" дип сорау биреп, түгәрәк рекламасын ксерокс итүен сорый башлаган. Шахмат уеннары арасына үз социаль карашларын сата торган иде. 23 февральга бүләк ителгән кокос чикләвеген сокланып та, авыз итми калган. "Бандитлар килсә, аларның башына атып ватармын" дип. Кокос ашавы ул буржуйский рәхәт дип уйлап.

Шахмат үзе бик кызык булып күренә, минем хәтеремдә хәзер төрле "партия төрләренең" исемнәре һич та калмады, ләкин аңсыз рәвештә (шахмат турында шул сүзләрне әйтеп булса) мин шул түгәрәктә белеп алган ысулларын уйныйм һәрвакыт. Әнием ксерокс ителгән рекламаларныдагы "Шахмат - ул акыл гимнастикасы" дип әйтем хәтеремдә уеп язылган кебек.

Кайберләребезгә түгәрәк күңел ачу гына түгел, ышык булып эшләгән. Бер көн безгә бик сирәк йөри торган параллель класстагы малай чабып керә дә озын эскәмиәсендә утырып, нинди дә булса ярый дип ярышташны чакырып, тын алмыйча да, уйный башлый. Биш минуттан соң ярсыган әнисе дә керә. Озын каешы белән ул малайның күт битен генә түгел, бар эскәмиядә утыручыларны сыдырып, бер сүз дә әйтмичә улын якалап китә дә.

Бер көн Владимир Александрович безне, регуляр рәвештә йөри торганнарны, үзенә чакырып, шундый бирем кушты: "хәзер безгә комиссия килә, укучыларыбыз күбрәк дип күрсәтәсебез бар, әйдәгез күрше йортлар чыгып прогульщикларны алып барып кайтыгыз". Безгә адреслар исемлеген бирдәләр дә мин беренче тапкыр Казан үзәгендәге йорт ишегалдыларның дөньясына чумдым.

Таҗи Гыйззәт урамында, Болак белән чатында атлар бәйләү баганасылы әллә-нинди хәрби объект янында ук кеше торакка әйләнгән революция кадәрге атлар абзары тора иде. Шул адресы буенча кереп, тамакларыбызга безгә бөркүлек бәрде. Озын коридорларда, черегән идән такталар буйлап балалар тыз-быз йөргән иде. Без чакырырга килгән Илдар аларның абыйсы булып чыккан.

Шунысы кызык: Илдар кыяфәте белән миңа Куба чыгышлы булып күренә иде. Параллель класста "кубалы кыз" чын мулат кызы булып күренә. Ләкин аның атасы кем, анасы кем ачык иде ул. Илдар да шундыйрак дип шикләнми калдым мин.

Өенә кереп, әтисе дә, әнисе дә күренде. Икесе дә каты "мулатчарак"! Илдарның да, эне-сеңлеләрнең дә кыяфәте я әтинеке, я әнинеке дип әйтеп булмады!

Әлбәттә, шуны сораштырып булмас! Мин ул вакытка бала беркатлылык чагыннан инде үсеп чыкканмын, олы кызыксынучан кешенең конструктивлыгына әле үсеп җитмәгән идем. "Илдар, сез чыннан да ЗӘНКИЛӘРМЕ?" дип сорап оялдым мин.

Шуннан мин күп уйлый торган идем, татарлар арасында андый кыяфәтле чын татар, мөселман, татар телле, Казанда генә яшәгән гаилә кайдан барлыкка килә ала? Мәсәлән, Казан ханлыгы дәверендә хан сараендагы зәнки нәселеннән? Яки 18-19 гасырдагы сәүдәгәр гаиләләреннән? Яки ул барысы да очраклы рәвештә геннарның тәңгәл килүе? Яки ул барысы да минем бала фантазияләре, карангы тәрәзәсез бүлмәдәге яктының уены гынамы?

Күп сораулар җавапсыз калды.

Бер фотога төште бу йорт. Фотоның уң ягында. Хәтеремдә ул, әлбәттә, тәфсиллерәк
Бер фотога төште бу йорт. Фотоның уң ягында. Хәтеремдә ул, әлбәттә, тәфсиллерәк