Талашуның сәбәпләре төрлечә була торгандыр инде ул. Ләкин күп вакытта бер дә юктан гына чыга. Ир белән хатын арасында бигрәк тә. Икесенең дә кәефсез чагы туры киләме инде шунда, хисләре үткен мизгелме… Хатыны бер сүз әйтә, ире җавап кайтара… Сүз арты сүз китә… Берсе тукталып торса, я ишетми калса да алай булмас иде. Юк, ишетәләр. Андый чакта тавыш та көр була бит әле ул. Ишетү сәлате дә көчле була. Хәтта әйтмәгән сүзне дә ишетергә мөмкинсең.
Әлеге вакыйга да шулай бер дә юктан гына килеп чыга инде. Моны миңа бер күршем сөйләгән иде. Хәтернең бер бүлмәсенә бикләп тордым да беркадәр вакытка оныттым. Әле менә искә төште. Могҗиза икән бит. Хәтта талаш-гаугалар да бер дә юктан гына булмый икән. Алар да әллә нәрсәләргә сәләтле икән. Шуңа сезнең белән дә бүлешергә уйладым.
Яңарак кына өйләнешкән ир белән хатын шәһәр читендәге дачаларына барып матур гына итеп ял итәргә булалар. Табын әзерлиләр, мунча ягалар. Дусларын-фәләннәрен чакырып тормыйлар инде, икенче көнне хатынга эшкә китәргә кирәк, ул стюардесса булып эшли, бер минутка да соңга калырга ярамый. Яңа өйләнешкән парларның үзләренә генә дә оҗмах бит инде ул, артык кеше мөһим түгел.
Яратышып өйләнешкән кешеләр инде болар. Тормышта да бер-берсе өчен өзелеп торалар. Кода-кодагыйлар да тату яши. “Синең ата-инәң, минем әти әни…” - дип тарткалашыр сәбәпләре юк. Яшь хатын чибәр, акыллы, уңган, нинди генә эшкә алынса да гөл иттереп куя. Аш-суга бигрәк маһир, пешергән ризыгын мактамый ашарлык түгел. Ир дә алтын куллы, юкка-барга кысылып бара торган бәндә түгел, сабыр холыклы. Гомумән, ачуланышырга бернинди сәбәп тә юк.
Ләкин болар талашып китәләр. Һич югы ниндидер уртак эш эшләгәндә булса аңларга да мөмкин. Әйтик, бәрәңге утырткан вакытта. Ир казый, хатын бәрәңге сала. Һәм күзәнәкләрне тигезләп каплатып салып бару ниятеннән гел көрәк өстенә каплана. Ир бер кисәтә, ике… Һәм сабырлыгы сынып кычкырып җибәрә. Яки аннан да яманрагы, туфрак каты булып, көрәге кинәт ычкынып китә дә күзәнәк салырга иелгән хатынның башына килеп бәрелә. Хатын җан ачуы белән кычкыра. Ир сине күпме кисәттем бит, колагыңа да элмисең дип кызып китә… Шул рәвешлерәк тавыш чыгарга мөмкин. Әле ансы да котыртучы шайтаның уң аягыннан торган көнендә генә.
Ә бу икәү… мунча кергән чакта талаша башлый. Яңа гына өйләнешкән парларның мунчада талашып ятуын берничек тә күз алдына китереп булмый кебек. Зифа буйлы яшь чибәр хатын… Таза гәүдәле соклангыч ир-егет… Мунчада… Яратышып өйләнешкән шундый парның мунчада талашып ятуы үзе үк бер могҗиза кебек тоела. Ләүкәгә салып кычкырта-кычкырта каен пинлеге белән рәхәтләндереп чап бит инде, алсуланып ялтырап калырлык итеп аркасын ю… Шөгыль беткән мени мунчада бер-берсен яраткан ир белән хатынга?
Тик болар алай итмиләр. Тавышның нилектән чыкканы да билгеле түгел хәтта. Соңыннан бу гауганың сәбәбен ир дә, хатын да берничек тә искә төшерә алмаганнар. Пыр тузып талашалар да шулай, кызуның чигенә җитәләр. Котырынган ир киемнәрен эләктереп чыга да хатынының өстеннән бикләп кайтып китә. Дача йортыннан документларын алып кына чыга да машинасын кабыза. Һәм шәһәрдәге фатирына элдерә. Ачуланышкан чакта ходай кешенең һушын ала икән диләр бит, дөрестер инде. Мунчада калган хатыны турында хәбәренә дә кереп карамый моның.
Ә хатын мунча алдында ишекне бәргәли. Ләкин иренең куллары алтын булгач, ишек кымшанып та карамый инде. Аптырагач, кычкырырга тотына. Ишетүче булмыймы, ишетмәгәнгә салышалармы - беркем дә ярдәмгә килми. Ярый әле җәй, көннәрнең җылы чагы. Хатын мунча алдындагы агач караватка урын җәеп ятып йоклый. Талашу да арыта торгандыр инде ул. Әвен базарына тиз китә хатын. Тыныч йоклый. Иртән генә сикереп тора. Башта үзенең кайда икәнен, аннан соң нигә монда килеп йоклаганын аңлый алмый аптырый. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй тирә-ягына каранып ала. Мунча алдындагы сәгать унбер тулып ун минут киткән. Шайтан алгыры! Аңа бит эшкә китәргә кирәк иде! Хатын ишеккә ташлана, ә ул бикле.
Ул арада ире килеп җитә. Ул да фатирына кайткан да ауган икән. Йокысыннан тору белән монда җилдергән. Сөйләшүе дә, үз-үзен тотышы да мулла песие кебек. Хатын инде эшенә өлгерүдән тәмам өметен өзгән. Иртәнге җидедә үк анда булырга тиеш иде. Кәефе төшкән. Үзенең дә гаебе бар кебек, кичә иренә әллә нәрсәләр әйтеп бетерде бугай. Бүген аны тиргәргә сәбәбе булса да авыз ачып авыр сүз әйтерлек теләге юк. Ире дә гафу үтенә. “Ни өчен талаштык соң без? Нәрсәдән чыкты соң тавыш?” - дип икесе дә аптырашалар. Аралары аруланса да икесенең дә күңелендә кичәге хәлләр өчен үкенү бар. Икесе дә үзен гаепле саный. Шул килеш кайтырга чыгалар. Бер сүзсез кайтудан ялкып, ире радиоалгычны куша. Радио хәбәрләре дә кызык түгел, бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга… Безнең футбол командасы тагын җиңелеп кайткан… Кайдадыр автобус авариягә очраган… Ниндидер самолет һәлакәткә юлыккан… Ир инде радионы сүндерергә дип үрелгәндә хатыны кычкырып җибәрә:
- Тукта! - Һәм ул газаплы пышылдауга күчә, - Бу бит безнең самолет. Мин бүген шунда очарга тиеш идем. Ә ул… һәлакәткә очраган…
Марат Кәбиров