Найти тему
Интертат

Данир Сабиров: «Кызып китсәм, үземне кулда тоталмыйм, «менеп төшкән» чакларым да булды»

Бик күп җырчылар, блогерлар еш кына виртуаль дусларының сорауларына җавап бирергә, ягъни «сорау – җавап» уены уйнарга яраталар. Шул уеннарның берсендә җырчы, юмор остасы Данир Сабиров үзенең тискәре сыйфатлары турында уртаклашкан.

«Сездә нинди тискәре сыйфатлар бар?» – дип сораучыга Данир болай дип җавап биргән:

– Аңлыйсы килмәгән кешегә һаман нәрсәдер аңлатырга тырышам. Кызып китсәм, үземне кулда тоталмыйм, нәрсә әйткәнемне чамаламыйм, «менеп төшкән» чакларым да булды, – дигән.

Фото: Данир Сабировның шәхси аккаунтыннан