Балтач районының 10 сыйныф укучылары Казан шәһәренең Жуков училищесында булып кайттылар. 70 егеттән торган команда училищесының ату базасында АК -74 автоматыннан ату күнекмәләре узды. - Моңарчы тормыш иминлеге нигезләре дәресендә алган күнекмәләрне укучылар хәрби җыен вакытында пневматик коралдан атып камилләштерә иде. Инде менә ничә ел рәттән егетләр Казан шәһәренең танк училищесы полигонында практика уза, – дип аңлатты мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Ранил Мөхәммәтгалиев.
Балтач егетләре Казан шәһәренең танк училищесында нишли? (+фото)
18 апреля 202318 апр 2023
9
~1 мин
