«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Чаллы блогеры Рәмис Гыйльметдинов зур сөенече белән уртаклаша. Рәмис белән тормыш иптәше Гүзәл тиздән икенче тапкыр әти-әни булачак. «Аллаһка шөкер, без дүртәү булачакбыз», – дип хәбәр итә блогер. Гыйльметдиновлар гаиләсендә Самир исемле бер егет үсеп килә инде. Рәмис Гыйльметдиновның декретта утыручы хатын-кызларның нәрсәләргә «сәләтле» булуын күрсәткән вайннары күп. Бу яңалыктан соң халык аның блогында яңа вайннар күрергә өметләнә. «Декреттагы хатыннар»ның икенче сезонын көтәбез болай булгач», – дип язганнар аңа. «Исәнлек белән күтәреп бетерергә язсын. Сезнең өчен шатбыз», «Котлыйбыз», – дип яза бертавыштан Рәмиснең калган язылучылары. Әле күптән түгел генә Рәмис хатыны белән сүзгә килүе, чүт аерылышмый калуы хакында сөйләп, сторислар чыгарган иде. Ахырдан Рәмис моның 1 апрель шаяруы икәнлеген әйтте. Видеоны биредә карый аласыз.
«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның зур шатлыгы бар
17 апреля 202317 апр 2023
5
~1 мин