Ришат Төхвәтуллин Алия Карачурина белән никахыннан соң виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Аларның күбесе яшь парның шәхси тормышына кагыла. «Нигә хатыныгыз өйдә утырырга тиеш? Икегезне дә сәхнәдә күрәсе килә» дигән сорауга «Мин өйдә утырмаячакмын, гастрольләргә йөрмәчәкмен, әмма иҗат итәчәкмен», – дип җавап бирде Алия Карачурина. «Кешеләр мине сине бикләп куя дип аңлый. Ул җырларын яздырыр, зур шәһәрләргә безнең белән гастрольләргә дә йөрер, бәлки. Әмма бөтен шәһәрләр буйлап гастрольләргә чыкмый. Минем уйлавымча, хатын өйдә торырга тиеш. Бу – минем генә фикер түгел. Без уйладык та, шулай эшләргә булдык», – диде Ришат Төхвәтуллин. Калган сорауларга Ришат үзе генә җавап бирде. – Алия сезнең фамилиягезне аламы? – Бу – минем мәҗбүри шарт. – Кайда яшәргә уйлыйсыз? – Фатирда. – Никахтан соң спиртлы эчемлек булдымы? – Тамчы да булмады. – Вакытлыча кайда яшисез? – Фатир яллап яшибез. – Үзегез өчен йорт төзү турында әйткән идегез. Төзелеш барамы? – Казанда төзүчеләр бик күп. Күбесе б
Ришат Төхвәтуллин язылучыларының сорауларына җавап бирде: «Мин үзем өйләндем»
18 апреля 202318 апр 2023
2
1 мин