Найти тему
Интертат

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Илнур Колахмәтов өченче тапкыр әти булачак

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы, музыкант Илнур Колахмәтов өченче тапкыр әти булачак.

Колахмәтовлар гаиләсе, артык зурдан купмыйча гына, шул ук вакытта бик күңелле итеп, гендер-пати уздырган. Илнур тормыш иптәше һәм уллары белән парк буйлап саф һава сулап йөри. Бер мәлдә барысы да тукталалар, ә Илнур кулындагы уенчык тупны тибеп җибәрә. Туп эченнән күккә зәңгәр төстәге төтен сибелә.

Димәк, 2 малай үстерүче Колахмәтовлар гаиләсе тагын 1 ир балага артачак. Ул үзе дә: «Тиздән бишәү булачакбыз. Футбол командасы! Яратам!» – дип язып, видеоны социаль челтәрләргә куйган.

«Чынлап диге-ен? А-а-а! Котлыйм!» – дип, иң беренче комментарийны Илнурга Илсөя Бәдретдинова калдырган. «Котлыйбыз», «Булдырасыз, молодцы», «Бәхетле булыгыз», – кебек матур теләкләр дә бик күп.