Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле кыйсса


Беркөнне арыслан ач иде һәм төлкегә әйтте:
- Миңа ризык алып кил, әгәр алып килмәсәң, мин сине ашыйм!
- Миңа ишәкне алып килергә вакыт бир.
Төлке ишәк эзләде. Ишәкне тапкач, аңа әйтте:
- Арыслан урман өчен патша эзли, шуңа күрә аның янына бар.
Патша булу ишәкнең хыялы иде. Ул арыслан янына китте. Арыслан аның башына сукты һәм колакларын кисеп алды, әмма ишәк качты. Арыслан ачуланып әйтте:
- Әй төлке, миңа алып кил тагын ишәк, яисә мин сине ашыйм!
Шулай итеп төлке кабат ишәк янына китте. Ишәк әйтте:
- Синең хәйләң ачыкланды. Син мине патша итәргә телисең, һәм ул мине ашарга тели! Ул мине башыма сукты, минем колагымны өзде! Төлке әйтте:
- Таҗ башыңа сыйсын өчен колакларыңны өзгән ул!
- Бу акылга муафыйк сүз! Арысланга барыйк.
Ишәк тагын арыслан янына килгәч, арыслан аңа һөҗүм итте һәм койрыгын кисеп алды. Ишәк бу юлы да качып котылды.
Икенче тапкыр төлке ишәк янына килгәч, ишәк тагын зарланды: Төлке аңа:
- Син койрыгың белән ничек патша тәхетенә утырасың соң?! Арыслан аны шуңа кисеп алган. Ишәк:
- Бу акыллы һәм дөрес сүз!
Шулай итеп төлке ишәк белән арыслан янына өченче тапкыр киттеләр. Бу юлы арыслан ишәккә сикерә һәм муенын кисеп ала! Ул төлкегә әйтә:
- Ишәкне ал, тире белән миңа ми, үпкә, бавыр һәм йөрәк китер!
Төлке ишәкнең миен үзе ашый. Арыслан янына килгәч, арыслан төлкедән сорый:
- Баш мие кайда?!
- Әгәр аның мие булса, ул койрыгын һәм колакларын кискәннән соң, өченче тапкыр синең янга килмәс иде!
Арыслан әйтте:
- Син дөрес әйтәсең, төлке!
Мораль
Без еш кына үзебезне рәнҗетә, кимсетә торган хәлләргә юлыгабыз. Ләкин вәгазьләнмибез. Золымлык кылган кешеләр янына кабат, кабат киләбез! Һәм килгән саен алар безнең бер өлешебезне "үтерә". Шулай итеп безне бөтенләй юк итәргә дә мөмкиннәр.

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)