Алсу Фазлыева такси йөртүчене шаккатыруы турында язган. Җырчы билгеле бер компаниядә челтәрле бизнес төзи һәм социаль челтәрләрдә еш кына командасына чакырып мөрәҗәгать итә. «Бүген иртән такси чакырттым да клиникага киттем. Төнлә генә юлдан кайттык, ашарга пешерергә өлгермәгәч, үзем белән шейкерны (су салу өчен шешә) алдым. Аның эчендә коктейль, дөбер-дөбер селкетә башладым. Такси йөртүче борылды да: «Сез нәрсә эшлисез?» – ди. «Ашарга әзерлим», – дим. Ашарга пешерергә вакыты булмаганнар өчен уңайлы, дип аңлаттым. «Ник иртәрәк торып пешермисез? Бу – тәртипсез көн режимы?» – дип сорау бирүен дәвам итте такси йөртүче. Әле генә Уфадан кайтканымны сөйләдем. Вакытым булганда иртәнге ашка боткалар, тәбикмәкләр дә пешерәм, ә вакытым булмаганда, менә шулай коктейль генә ашыйм, дидем. «Анда наркотик юкмы соң?» – кебек сәер сораулар бирә башлады. Башка нечкәлекләрен сорый. Мин барысын да аңлаттым, каян алып булганын сөйләдем. Озак кына бер сүз дәшми барды бу абзый. Аннары «Ә сез һәр иртә ашыгып-к