Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

«Кунактан кайтканда, ирем арттарак калган иде». Егетләр яшь хатынны кыйнап имгәткән

Новосибирск шәһәрендә кунактан кайтып барган чакта 31 яшьлек Иринага (исемнәр үзгәртелә) 3 егет һөҗүм итә. Алар Иринаны башка кыз белән бутый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Без ирем белән кунакта булдык. Ул бераз арттарак калды, мин алгарак киттем. Ферганә урамында миңа 3 егет очрады. Мин аларга бер сүз әйтмәдем, ләкин берсе минем яңагыма сукты, мин егылдым. Яңагым шунда ук шешеп чыкты. Икесе моңа карап торды», – ди Ирина. Аннары егет Иринага тагын бер тапкыр суга. «Мин аңа: «Нишлисең син?!» – дидем. Ләкин ул өченче тапкыр да сукты. Аннары калган егетләр: «Җитте, кыз бит ул», – диде. Алар китте», – ди Ирина. Ире килеп җиткәч, Иринага һөҗүм итүче егетләр артыннан китә. «Ирем мәктәп ягына таба чапты, алар шунда китте. Ләкин алар качарга өлгерде», – ди Ирина. Алар полиция чакырып, гариза яза. Аннары аны хастаханәгә илтәләр. «Минем борыным сынган, күз төбендә зур шеш һәм кара янган урын», – ди ул. Бераздан Ирина үзенә һөҗүм итүнең бер сәбәбен фаразлый. «Бу вакытта торак мас

Новосибирск шәһәрендә кунактан кайтып барган чакта 31 яшьлек Иринага (исемнәр үзгәртелә) 3 егет һөҗүм итә. Алар Иринаны башка кыз белән бутый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Без ирем белән кунакта булдык. Ул бераз арттарак калды, мин алгарак киттем. Ферганә урамында миңа 3 егет очрады. Мин аларга бер сүз әйтмәдем, ләкин берсе минем яңагыма сукты, мин егылдым. Яңагым шунда ук шешеп чыкты. Икесе моңа карап торды», – ди Ирина.

Аннары егет Иринага тагын бер тапкыр суга. «Мин аңа: «Нишлисең син?!» – дидем. Ләкин ул өченче тапкыр да сукты. Аннары калган егетләр: «Җитте, кыз бит ул», – диде. Алар китте», – ди Ирина.

Ире килеп җиткәч, Иринага һөҗүм итүче егетләр артыннан китә. «Ирем мәктәп ягына таба чапты, алар шунда китте. Ләкин алар качарга өлгерде», – ди Ирина.

Алар полиция чакырып, гариза яза. Аннары аны хастаханәгә илтәләр.

«Минем борыным сынган, күз төбендә зур шеш һәм кара янган урын», – ди ул.

Бераздан Ирина үзенә һөҗүм итүнең бер сәбәбен фаразлый. «Бу вакытта торак массивта машина номерларын урлап, берсен көзгесен ватып киткәннәр. Минем версия – бу егетләр мине талауны күрүче дип уйлагандыр, тик мин берни дә күрмәдем», – ди ул.

Хәзер моның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.