21 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Рес-публикасы Мәдәният министрлыгы һәм КФУ белән берлектә икенче тапкыр үткәрелүче телевизион тарихи-мәдәни «Тархан» конкурсының финалы узды. Анда Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Исхакова катнашып, җиңүче булып танылды. Әлеге конкурска республи-кабызның 19 районыннан, Башкортостан һәм Донецк Респуб-ликасыннан 150 гариза кергән. Шуның кадәр укучы арасыннан райондаш кызыбызның җиңү яулавы бик зур горурлык булды һәм киләчәктә аңа зур мөмкинлекләр дә ачты – 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Казан Федераль Университетының халыкара багланышлар институтына конкурстан тыш укырга керергә юллама белән бүләкләнде. Әлеге җиңү артында Илүзәнең тырышлыгы белән беррәттән тарих укытучысы Фәнүзә Гыйматованың да олуг хезмәте тора. «Тархан»дагы җиңүе хакында һәм, гомумән, тарих фәненә карата булган кызыксынуы турында Илүзә белән сөйләшеп үттек. – Киләчәккә атлар өчен үз тарихыңны белергә кирәк. Шуңа да мин кечкенәдән тарих белән кызыксынам. Ул минем к