Татар эстрадасы артисты, юморист Рамил Шәрапов Башкортстанда татар гаиләсендә кунакта булган. Артистны үз өенә «Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова чакырган. Очрашуда Миләүшәнең әти-әти әнисе дә бар. Рамил Шәрапов аларга иске серванттан чыккан кәгазь кисәгендәге нәсыйхәтне сөйли. Бу сүзләрдән гаилә күз яшьләрен тыя алмыйча елый. Рамил Шәрапов сүзләренчә, нәсыйхәт кәгазь кисәген аның әбисе яки әнисе саклаган. Җанга үтеп керерлек сүзләрне артист яттан өйрәнгән. «Менә шундый сүзләр дәрес буларак барсын, гыйбрәт булсын. Әти-әниләребезне саклыйк, үзебезнең дә шул ук хәлгә – картлыкка җитүебез мөмкин. Барлык әти-әниләргә бәхетле картлык телим», – ди артист соңыннан. Рамил Шәрапов түбәндәге сүзләрне сөйли: «Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабыр итеп, мине артык күрмәсәң иде. Ашап утырганда, кулым калтырап, ризыгым идәнгә төшсә, киемнәремне үзем кия алмасам, орышма, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган кайбер н
«Мин үлгәндә янымда булсаң иде, балам!» – Рамил Шәрапов әнисеннән калган нәсыйхәт сөйли
31 марта 202331 мар 2023
1
1 мин