Иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның тәүге концертларында көтелмәгән күңелсез вакыйга килеп чыккан: сәхнәдә җырлап яткан чакта, Гөлназның кинәт хәле начарланган. Бу ситуация Арча концертында булган. Гөлназ тамашачыны да, төркемендәгеләрне дә куркуга салган. Сәхнәгә тиз генә урындык алып чыгып, җырчыны утыртканнар, су биргәннәр. Ләкин алай гына да җырчы рәтләнеп китмәгән. Аны урамга ук алып чыгып киткәннәр. Әлеге хәлдән соң, кайберәүләр Гөлназны йөкле дип уйлаган. Бүген җырчы тамашачылары алдында гафу үтенгән, аларга рәхмәтләрен җиткергән. – Кичәге хәлгә әз генә ачыклык кертәсем килә. Бар да яхшы, рәхмәт, борчылуыгыз өчен. Барысы да бергә җыелгандыр инде: әйтик, ашамаганлыктан, күлмәкләр тыгыз булу сәбәпле һәм сәхнәдә нык эссе иде, һава җитмәде. Күзләрем томаланып, аякларым тотмый башлады, күз аллары караңгыланды, баш әйләнде. Шулхәтле начар булды. Утырып та тордым, су да эчтем. Барыбер хәл кермәде. Аннары биючеләр бугай, мине урамга алып чыктылар, шуннан соң, саф һавада рәтлән
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар концертында көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыккан
31 марта 202331 мар 2023
1
1 мин