Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Рафилә Шәмсетдиновадан кляр эчендә балык

Кляр эчендә балык.
Кляр эчендә балык.

Балык горбуша түше, яхшылап кырып чистарттым, тышын салдырмадым. Вак кисәкләргә бүлгәләп чыктым, коры салфеткага куеп киптереп алдым.

Кляр: 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы сметана яки майонез, 1чеметем тоз, он чама белән, коймак камырынан чүт кенә куерак булырга тиеш. Сода салмадым, кайберәүләр сала икән, күперебрәк пешә ди...

Як-ягын майда кыздырабыз, вуаля - әзер! Тәмле булсын, дусларым!

Автор: Рафилә Шәмсетдинова