Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе матур ресторанда ифтар үткәргән. Ул видео белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә уртаклашкан. Видеода күренгәнчә, иҗади гаилә кунакларны каршы ала. Аннары азан әйтәләр, табын артына утыралар, «авыз ачалар». Җырчы кунакларга бүләкләр дә тарата. Ә соңыннан Гүзәл Уразова «Мин яратам сине тормыш» җырын башкара. Җырчының иҗатын яратучылар бу юлы аның бу гамәлен хупламаган. «Бу – ифтар түгел, концерт булган бит. Ясин өстәле артында бөтенләй кул чабарга ярамый, диләр дин белгечләре. Артистлар артыгын кылана башлады, дингә ышыкланып ялтырау модага кереп китте. Гафу итегез, бу – минем фикер»; «Һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш. «Показуха» ясыйлар»; «Әлбәттә, «показуха». Ифтарда кул чабып, җырлап утырмыйлар. Кыланалар инде»; «Юк, иптәшләр! Гафу итегез – бу ифтар түгел»; «Хәзер ифтарны байлар, зур түрәләр берсен-берсе уздырып үткәрә башлады, үзара кунак булып йөриләр. Дөрестә, бит алар мохтаҗларны чакырмый. Менә бу хатын үткәргән тамаша – нәрсә инде бу
«Ифтардан соң җырлап утырырга ярыймы?» – Гүзәл Уразова ифтар үткәргән
6 апреля 20236 апр 2023
4
1 мин