Артык дуслар кирәк түгел миңа, Дус дигәнне булды күргәнем... Искә төшерәм дә, җаным туңа, Туктап кала сыман йөрәгем. Кирәк түгел. Инде күңелемдә ул яралар күптән төзәлгән. Бозга әверелгән йөрәгемдә Дуслык күперләре өзелгән. Җөмлә беткәч нокта куясызмы? Дуслык беткәч йөрәк сызлана. Әле хаман да ышанасызмы Җирдә керсез дуслык барына? Наилә Зарипова