«Һәркем «ана мәхәббәте ул – эчкерсез һәм мәҗбүри» дип уйларга күнеккән. Хатын-кыз үз баласын карынында вакытта ук ярата башлый. Ә үз балаларын яратмаганнар – түбән хатын-кызлар, аларны «социаль җаваплылыгы түбән булган хатын-кызлар» дип атыйлар. Ләкин мин бу категориягә карамыйм. Мин, мөгаен, ниндидер искәрмә булып торамдыр, чөнки олы кызымны яратмыйм, хәтта кайвакыт аңа нәфрәт тоям, әмма моны тану – оят һәм куркыныч. Минем ике кызым бар. Алар арасындагы яшь аермасы – 7 яшь. Соңгы вакытта мин, еш кына, минем кечкенә кызым гына бар, дип уйлыйм, ә олы кызым белән безнең арада беркайчан да яхшы мөнәсәбәтләр булмаячак. Бәлки, бу – беренче йөклелегемнең теләнмәгән булуы белән бәйледер, кызымның әтисе белән без ул туганчы ук аерылыштык. Бу студент чагында булды. Укуымны яхшы гына бетерүемне теләп, әти-әни баланы үзләренә алды. Мин укыдым, эшләдем, яхшы гына карьера ясадым, кияүгә чыктым, бала таптым. Ә кызым бу вакыт дәвамында әти-әнием янында яшәде. Әлбәттә, мин акча җибәреп тордым, кием-са
«Мин олы кызымны яратмыйм. Берничә елдан аны тормышыбыздан сызып атарга уйлыйм»
27 марта 202327 мар 2023
1
3 мин