Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтачта рамазан аеның җомга көннәрендә пассажирларны бушлай йөртәләр

Инде берничә ел Норма-Кече Лызи автобусы рамазан аенда җомга көннәрендә пассажирларны бушлай йөртә. Быел да бу матур гамәлдән баш тартмаганнар. Райондашларыбыз 31 март, 7, 14 апрель көннәрендә Норма-Лызи автобусында бушка йөри алачак. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мондый көннәрдә күпләп йөри, барысы да шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка бик рәхмәтле. Гомумән, бу маршрут безнең бәхеткә ачылды, туктамасын, йөреп кенә торсын, шоферлары Роберт Фролов,Фидәрис Хаҗиев, кондукторлары Илһамия Газизуллина, Мәдинә Галимҗанова бердәй игътибарлы, бик ипле, ди пассажирлар.

Инде берничә ел Норма-Кече Лызи автобусы рамазан аенда җомга көннәрендә пассажирларны бушлай йөртә.

Быел да бу матур гамәлдән баш тартмаганнар. Райондашларыбыз 31 март, 7, 14 апрель көннәрендә Норма-Лызи автобусында бушка йөри алачак.

Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мондый көннәрдә күпләп йөри, барысы да шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка бик рәхмәтле.

Гомумән, бу маршрут безнең бәхеткә ачылды, туктамасын, йөреп кенә торсын, шоферлары Роберт Фролов,Фидәрис Хаҗиев, кондукторлары Илһамия Газизуллина, Мәдинә Галимҗанова бердәй игътибарлы, бик ипле, ди пассажирлар.