12 март көнне «Интертат» электрон газетасы махсус операциядә хезмәттә булган Марат Кәримов турында язма чыгарган иде. 23 яшьлек Марат – Балык Бистәсе егете, хәрби операциягә мобилизация буенча алынган. Ул – Кременное, Сватово якларында. «Интертат»ка: «Иртәгә «тегендә» керәм, бүтән элемтәгә чыга алмаска мөмкинмен», – дигән сүзләр белән, ул «кайнар ноктага» кереп китте. Аның сүзләренчә, төшенкелеккә бирелгән чакларында, ул Илсөя Бәдретдинованың «Торып бас» җырын тыңлый. Җырчының концертына барырга хыяллана. Моңа кадәр бер дә барганы булмаган, гел калып барды, дип уфтана. Илсөя Бәдретдинова, Марат Кәримовның телефон номерын сорап, «Интертат» белән элемтәгә чыкты. Аның сүзләренчә, ул хәрби егетне үзенең концертына чакырырга ниятли. «Әгәр дә кемдер минем концертыма килеп, шәхсән мине үзе күрергә хыяллана икән, бу бит инде – минем өчен зур нәрсә. Кешелеклелек сыйфатыннан карасак та, мин үзем дә әни кеше, минем дә 20 яшьлек улым бар. Әни кеше хисләрен дә бик яхшы аңлыйм», – дип аңлатты Илсөя
Илсөя Бәдретдинова хәрби операциядән «Интертат» белән элемтәгә кергән егетне эзли
27 марта 202327 мар 2023
1
1 мин