Бер кеше гомерендә тәүге тапкыр ишәк сатып алган һәм шатлыгыннан аны өе түбәсенә алып менгән. Ишәккә үз кабиләсе һәм кланнарының йортларын күрсәткән. Юлларны күрсәткән, имеш, берүзе өенә кайтканда югалмас.
Кояш баегач, кеше ишәкнең абзарга кертергә тели. Ләкин ишәк түбәдән төшәргә ашыкмый. Түбәдә аңа ошый һәм ул анда калырга була.
Бу кеше аны күп генә ышандырырга, хәтта көч белән төшерергә тырышса да - файдасыз. Ишәк беркайчан да төшмәскә була, ул түбә плиткалары арасына аягын тидереп хуҗасына тибә башлый.
Бөтен өй калтырый, иске йортның агач түшәме җимерелергә хәлгә җитә. Теге кеше хатынын һәм балаларын өйдән чыгару өчен тиз генә түбәдән төшә...
Берничә минут эчендә ..
Өй диварлары белән бергә түбә җимерелә, ишәк үлә.
Бу кеше үлгән ишәк янына килеп әйтә:
- Аллаһ белән ант итәм, бу сезнең гаебегез түгел, чөнки сезнең урыныгыз абзарда иде. Мин ялгыштым, сезне түбәгә менгереп...
Мораль
Карарлар кабул итү урыннарына урынсыз кешеләр билгеләнгәндә, системаның җимерелүе һәм ил-йортның "ярылуы" гаҗәп түгел.
Ишәкләр безнең түбәләрдә дә күбәйде, халыклар һәм ватаннарның "баганалары" селкенеп кенә тора. Аларны төшерер өчен берәр чара бармы? Чөнки түбәгә менгән кешене йорт җимерелгәнче төшереп булмый. Безнең гарәп илләрендә шундый хәл...
Сафа Али Ливан
(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)