Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Әтнә тамашачысы алдында ятып җырлаган. Аның бу адымын виртуаль дуслары гына кабул итмәгән.
«Акча идәнгә ятып ауната башлаган инде хәзер. Бер дә матур күренеш түгел»;
«Фирдүстән уздырам, дип аталамы бу?»;
«Авыл мәдәният йортларында да мондый тамаша булганы юк. Бу инде бернинди кысаларга да сыймый. Сез бит – халыкны тәпбияләүче артистлар, клоуннар түгел. Кыланам дигәч тә, чамасын белергә кирәктер»;
«Сезгә, Җәвит әфәнде, яшьләрдән үрнәк алырга кирәк. Рифат Зарипов, Руслан Кираметдинов, Ришат Төхвәтуллин эстрада сәхнәсендә үрнәк булып тора»;
«Интернетка куймаса да ярар иде»;
«Басып җырларга хәле беткән», – дип комментарийлар калдырганнар.
«Нәрсә әйтәсем килә… Концерт бик яхшы булды, ошады. Гаеп табып язып утыручыларга шуны әйтәсем килә, үзегез шул яшьтә ятып торып карагыз яки концерт куеп. Аннары язарсыз», – дип, артистны яклап чыккан концертны караган тамашачы.