Ростов өлкәсендә, мәктәптә «3»ле билгесе алган өчен, әти кеше баласының тырнакларын йолкып алырга маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 13 яшьлек Илья (исеме үзгәртелә) хәзер «3»ле алса да, өйгә тынычлап кайта, төнлә тыныч йоклый, футбол уйнарга ярата. Аның 6 туганы – энесе һәм сеңлесе бар. Әле 2-3 ай элек кенә Илья мондый тормыш турында хыяллана да алмый. Аны үз атасы җәберләп яши. 35 яшьлек Николай (исеме үзгәртелә) бик вәхши ысуллар куллана. Ул Ильяга тәмәке төпчеге ашата, берьюлы бер кап тәмәке тарттыра, баланың учларын янып торган конфорка өстендә тота, кулларына энә кадый, тырнакларын плоскогубцы белән йолкып алырга маташа, башы белән стенага бәрә, ач тотып интектерә, төнлә подъездда йокларга калдыра. Николай баласын начар билге алган, өйгә 10 минутка соңга калып кайткан өчен кыйный. Урлаган өчен, баланың учларын янып торган конфорка өстендә тота. Соңрак Николайның апасы һәм анасы сүзләренчә, Ильяның ачлыктан үлмәс өчен бердәнбер ысулы – урлау була. Ильяга суыткыч янына
«Әни, мине аңа бирмисеңме?» Әти кеше улына тәмәке ашата, кулын ут өстендә тота, энә кадый
26 марта 202326 мар 2023
1
2 мин