Курганда 7 айлык авыры булган 25 яшьлек Ксения Галяминаның тамагы авырта һәм кан басымы төшә. Шуннан соң аны хастаханәгә салалар. Бераздан инфекцион хастаханәгә күчерәләр, биредә ул комага китә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Тавышы бөтенләй диярлек югалган Ксения палатада видео яздыра. Ул ярдәм сорый. «Йоклый алмыйм. Зинһар, ярдәм итегез. Миңа нишләргә?» – ди ул. 31 декабрьдә Ксениягә кесарев кисеме ясыйлар, корсактагы үле баланы алалар. 7 гыйнварда Ксения үзе дә, аңына килмичә, вафат була. Ксениянең туганнары табибларны гаепли. Әлеге очракны Россия Тикшерү комитеты башлыгы контрольгә алган. Тиздән гаеплеләр дә ачыкланыр кебек була. Ләкин Ксениянең адвокатына хәбәр иткәнчә, судмедэкспертиза нәтиҗәләрен 2026 елның июленә кадәр эзәрләргә мөмкиннәр. «Тикшерүче сеңлемнең үлеме факты буенча комиссион медицина суд экспертизасы билгеләгән. Тикшерүче сүзләреннән билгеле булганча, экспертиза әзер булуның якынча срогы – 2026 елны уртасы», – дигән мәрхүмәнең апасы Виктория. Аның сүзләрен
«Зинһар ярдәм итегез. Миңа нишләргә...» 25 яшьлек авырлы хатын хастаханәдә үлгән
7 апреля 20237 апр 2023
2
1 мин