Ураза тотмаган өчен кисәтүләр Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты. Ибн Гомәр риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: مَنْ حَافَظَ عَلَى ثَلاَثٍ فَهُوَ وَلِىُّ اللهِ حَقًّا وَ مَنْ ضَيَّعَهُنَّ فَهُوَ عَدُوُّ اللهِ حَقًّا الصَّلاَةُ وَ الصَّوْمُ وَ الْغُسْلُ مِنَ الْجَنَابَةِ». «Өч нәрсәне саклаган кеше Аллаһның дусты була. Әлеге өч нәрсәне югалткан кеше исә Аллаһның чын дошманы була. (Болар): намаз, ураза һәм якынлык кылганнан соң чистарыну» (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №127, 1/201). عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ :قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ: عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :مَنْ اَدْرَكَ رَمَضَانَ وَعَلَيْهِ مِنْ رَمَضانَ شَىْءٌ لَمْ يَقْضِهِ لَمْ يُتَقَبَّلْ مِنْهُ وَمَنْ صَامَ تَطَوُّعًا وَعَلَيْهِ مِنْ رَمَضَانَ شَىْءٌ لَمْ يَقْضِهِ فَاِنَّهُ لاَيُتَقَبَّلُ مِنْهُ حَتَّى يَصُومَهُ Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Узган Рамазаннан түләнмәгән бурычы булга