Найти в Дзене

Айлар җыелышы. Шәриф Камал хикәясе

1913 елның рамазаны август аена туры килгән. Шәриф Камал бу уңайдан «Вакыт» газетасында 1913 ел, 11 августта чыккан 1272 санда «Ш. К.» имзасы белән яңа фельетонын бастыра. «Айлар җыелышы» дип исемләнгән фельетон мөселман календаре айларын бергә «очраштыра» һәм татар мөселман тормышындагы вакыйгаларга сатира аша карый. Арыган-йончыган Рамазанны нәрсәләр борчый икән?

Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе. Билгесез авторның фотосурәте.
Чыганак: Ahmet Kanlidere: Reform within Islam. The Tajdid and Jadid Movement among the Kazan Tatars (1809-1917). Conciliation or Conflict? Istanbul 1997.
Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе. Билгесез авторның фотосурәте. Чыганак: Ahmet Kanlidere: Reform within Islam. The Tajdid and Jadid Movement among the Kazan Tatars (1809-1917). Conciliation or Conflict? Istanbul 1997.

Берсекөн төнлә белән күк түшәменең өске ягында унике ай һәм шактый күп йолдызлар җыелышып кешеләрнең усалыгыннан зарланыштылар.

Рамазан шәриф ае җыелышка бераз кичегеп килде, чөнки бу вакытларда аның дежурствосы. Ул хезмәттән кайткач та, юынып, ашап-эчеп маташканчы да бераз вакыт үткәндер. Шулай итеп, ул килгәнче инде байтак сүзләр булды.

Мәсәлән, иң башлап Мөхәррәм үзенең камаусызлыгыннан, кешеләрнең аны санга санамауларыннан зарланды. Башкалар аның сүзен тыштан йөпләгән булып маташсалар да, ихластан түгел, болай хәтер өчен генә икәнлеге әллә кайдан билгеле иде.

Тик Сәфәр генә – күршелек хакы өчендер ахрысы – кешеләргә юнәлтеп, каты-каты гына сүзләр әйткәләде. Ләкин аның сүзләрен дә үргә җибәрүче булмады. Хәтта Җөмәдил- әүвәл аңар кечкенә генә замечание дә ясап куйды:

– Сез, – ди, – Сәфәр әфәнде, юккарак кызасыз. Ел башы булгач та бит... Фазыйләт дигән нәрсәне карарга кирәк. Зөлхиҗҗә, Рамазан, Шәгъбан, хәтта Рәҗәп алдында да синең белән миңа алай шапырынырга ярап бетмәс кебек тоела, – инде.

Җөмәдил-әүвәл шулай гына әйткән иде, Сәфәрнең өне кысылды! Ник бер генә сүз әйтсен.

Җитмәсә тагын Рәбигыль-әүвәл Рәбигыль ахырның колагына шыпырт кына нәрсәдер сөйли вә икәве бергә Сәфәргә карап мыек астан гына көләләр, мескеннең гайбәтен җыялар иде.

Ул да булмады, Зөлхиҗҗә тамак кырып, карлыккан тавыш белән:

– Җәмәгать, сез миңа ни акыл әйтәсез, мин үземнен хаҗиларым белән тәмам гаҗиз булып беттем инде... – дип сүзгә кереште.

Ул үзенең хаҗилары тугрысында шундый әңгәмәләргә керешеп китте, кайсы берләрен тыңлаганда айлар, чыдый алмыйча, эчләрен тотып көләләр, йолдызлар, оялганнарыннап кызарып, читкә борылалар иде. Ис-акыл китәрлек эш: карт кына хаҗиларның Одессаның тар тыкрыкларында, Галатаның «әлләзи» сукакларында яшь куяннар кебек посып йөргәннәрен кайдан ул һәммәсен күреп алган, әкият!

– Ул бәдәлче дигәннәрне мин инде тәмам кулдан ташларга җитештем. Алар тугрысында сөйләргә тел дә бармый... – ди.

Зөлхиҗҗә, сакалы буенча кайнар яшьләр агызып, бәдәлчеләрне сөйләргә генә керешкән иде, арыган, йончыган хәлдә Рамазан шәриф килеп чыкты. Мескен картайган, бөкрәйгән, сюртук чабулары салынган, арка-сыннары да бер дә спай түгел – капчыкланып тора; брюкасы да күптәннән үтүкләнмәгән, ахрысы – тез башлары ике якка кәкреләнеп, кыйшаеп торалар; хәтта фәсе дә рәтләп калыпланмаган һәм дә чит буйлары каешланып беткән...

Ул азрак тын алгач та сүзгә кереште:

– Эшләр шәптән түгел, егетләр... Адәм ышанмаслык эш: кешеләрем яртылаш руза тотмыйлар!.. – диде.

Ул тыны бетеп, туктый-туктый сөйли иде.

— Шәйхелислам бит инде, ә? Ул да минем зарарга фәтвалар чыгарып ята. Нәрсә генә инде җитмәгән аңар... Гаскәргә руза тотмый да ярый, имеш! Соң шулай булгач, пычагымамы озын көннәрдә руза китапларына бәйләнергә. Шулай түгелме, егетләр?

Рәҗәп, бераз моның ачуын сүрелдерер өчен, сүзгә катышып:

– Ә теге, теге Урал буендагы эш ничек? – диде.

– Кем, Оренбургнымы әйтәсең? Куй, зинһар, куй дим, рәт юк! Мәгънәсез эш. Берничә татар риаланып, губернаторларга барып, шаулап йөргән булдылар булуын... Ышаныгыз Аллага, шушы мораплар, күбесе, үзләре качынып ашыйлар!

Көл дә, егла да: шуларның берсе, карт инде үзе, хатыныннан яшереп ашый, каһәр. Беркөн хаталык белән чапан җиңе эченнән булки кисәге төшереп аз гына оятка калмады, Мескен. Ярый әле хатыны, күрмәгәнгә салышып, моны оятлы итмәде. Чөнки ул үзе дә моңар күрсәтмичә чүмертә!

Рәҗәп белән Шәгъбән бердән кычкырып:

– Кит аннан, картлач! Шаярта торгансың!

– Валлаһи менә, якты кояштыр әгәр!..

Бер хили эндәшми торган Сәфәр, янә сүзгә катышып:

– Авылларда, авылларда ничек? – диде.

Сүз авылларга күчкәч, Рамазанга бераз җан керде. Авыллардан мәмнүн булганлыгын аның чыраеннан ук аңларга була иде.

– Авылларда, Аллага шөкер, алардан зарлансаң, гөнаһ булыр. Хәтта үткән эсселәрдә руза килеш егылып үлгәләүчеләр дә булды. Шулай булгач ярый инде, ничек итеп аларны хурларсың! Ләкин менә шәһәрләр бик теңкәгә тия. Нишләргә икән инде дип, тәмам гаҗиз булдым. Бигрәк тә, әлеге, шушы кешеләрне көчләп руза тоттыру кебек мәгънәсез эшләр артыннан тозсызланып йөреп тә, үзләре җилән җиңе эченнән ашаучыларга кан ката... Ни булса да моңар бер чара табасы иде, егетләр, – диде.

Моннан соң Рәҗәбель мөрәҗәб бик озын бер нотык сөйләде. Айлар арасында ул шәп хатыйплардан санала икән. Үзе дә безнең Гайса Мирза кебек сүзне бик төпчекләп, тәмләп сөйли, һәммә дәгъвәләрен документлар, статистикалар белән шәррән исбат итә, мин сиңа әйтәм.

Ул, үзенең нотыгында төрле сәбәпләр күрсәтеп, кешеләр белән килешү ягын куәтләде дә ахырында болай диде:

– Һади әфәнденең әйтүенә караганда, французча «компромисс» дигән бер сүз бар икән. Хәзер без айларга да шушы Һади әфәнде тапкан сүзне үземезнең программага кертү мәслихәт булыр күк тия.

Аның нотыгы хазыйрунга бик нык тәэсир итте. Кызу-кызу мөназарәләр соңында, шушы өч маддәдән гыйбарәт карарнәмә беравыздан кабул ителде:

1) Ел башы сәгате белән Мөхәррәмнең игътибарын күтәрү юлынында бик нык пропаганда ясарга.

2) Хаҗиларга фәкать Аллаһтан инсаф сорарга.

3) Рамазан шәрифне 15-20 ел эчендә кыш мәүсименә әйләндерү өчен бар көч белән иҗтиһат итәргә...

Әгәр инде бу чаралар да эшкә ашмаса, террор юлын тотарга.

«Вакыт» газетасында (1913 ел, 11 август, № 1272) «Ш. К.» имзасы белән басылган. Кабат 1956 елгы «Сайланма әсәрләр» җыентыгында басылган. Башка басылмаган.

СҮЗЛЕКЧӘ

Рамазан — ай елы белән елның тугызынчы ае исеме.
Шәриф — бөек, олы.
Мөхәррәм — елның беренче ае исеме.
Сәфәр — елның икенче ае исеме.
Җөмәдел-әүвәл — елның бишенче ае исеме.
Фазыйләт — артыклык, изгелек.
Зөлхиҗҗә — елның уникенче (соңгы) ае исеме.
Шәгъбан—елның сигезенче ае исеме.
Рәҗәп— елның җиденче ае исеме.
Рәбигыль-әүвәл — елның өченче ае исеме.
Рәбигыль ахыр — елның дүртенче ае исеме.
Галата — Истанбулның иң зур өлеше — европалылар яши торган районы.
Әлләзи — шундый, тегенди-мондый.
Сукак — урам.
Бәдәлче — ялланып хаҗга баручы.
Шәйхелислам (Шәйхе-ислам) — муллалар башлыгы.
Фәтва — карар, дини күрсәтмә.
Риаланып — ялагайланып, икейөзлеләнеп.
Морап — икейөзле.
Мәмнүн — риза, канәгать. 
Хатыйп – оратор.
Шәрран — ачык.
Мәүсим — ел вакыты.