Лилия Хәмитова социаль челтәрдәге сәхифәсенә галәмәт зур машина янына Винарис белән төшкән фотосын урнаштырып куйган. Анда «Риза булдым һәм үкенмим. Беркемне дә кызганмыйм» дип язылган.
- «Ялгыз булудан ардым» – Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган.
Лилияне кәләш статусы белән котлаганнар һәм бәхетле тормыш теләгәннәр. Җырчының виртуаль дуслары «яшь пар» өчен чын күңелдән шатланулары турында да язган.
Кемгә – нәрсә… Җырчы Нурзадә, кәләшнең чәчәк бәйләме бәхет китермәсме, дип уйланган.
«Кәләшнең чәчәк бәйләме миңа гына, зинһар, исеңдә тот», – дип язган ул, уенын-чынын бергә кушып.
- Нурзадә: «Бәлки тиң ярымны очратырмын»