Шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан ире җырчы Закир Шаһбан белән бергә шушы көннәрдә туган ягы – Яңа Чишмәдә концерт куйганнар. Концерт әйбәт кенә узган, тамашачы да җыелган. Ләкин Гөлүсә ханымның күңелендә төер калган. Шул хакта ул «ВКонтакте» сәхифәсендә болай дип язган: – Мин үзем начар кеше түгел, ләкин принципиаль кеше... Яңа Чишмә районында бик матур концерт программабыз булып узды. Аягүрә басып алкышлап каршы алды һәм озатып калды якташларым, авылдашларым. Мин аларга чиксез рәхмәтле. Ләкин 1 ай элек клубка афиша-билетларны тапшырганнан соң, беркем белән дә элемтәгә керергә мөмкин булмады. Минем аңлавымча, җаваплылыкны үз өстенә алган Нәкыя дигән ханым минем дә, Закирның да телефонын алмады, ватсапка жавап бирмәде. Концерт буласы көнне кич 17:00 сәгатьтә көчкә элемтәгә кердек. Концертка тамашачы күп җыелды, ләкин концерт беткәч: «Билет сатучыны таба алмадык, акчаны кемгә түләргә», – дип, сәхнә артына тамашачылар керде. Адәм мәсхәрәсе. Ә менә концерттан соң шушы
Гөлүсә Шаһбан: «Ни өчен җырчылар Яңа Чишмәне читләтеп үтә дип уйлый идем. Адәм мәсхәрәсе»
22 марта 202322 мар 2023
2
1 мин