Танылган шагыйрә, бик күп еллар телевизор экраннарыннан күрсәтелгән «Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтованың шәхси тормышы күпләрне гел кызыксындыра килде. Ләкин Ләйлә генә бу турыда ачылып сөйләргә яратмый төсле иде. Ничәмә-ничә еллар ул шәхси дөньясын бөтенләй сер итеп саклады һәм, ниһаять, хәзер хатын-кыз буларак бәхетле булуын яшерми. Ләйлә беренче ире аны ташлавын, башка яшьрәк хатын-кызга китүен соңлап кына сөйләде. Аның каравы, хәзер аның таянычы, ныклы терәге барын беләбез. Әле күптән түгел генә алар Төркиядән кайткан иде. Ул вакытта шагыйрә: «Иремнең эше буенча еш сәяхәт итәргә туры килә», – диде. Хәзер, әнә, Мисырдан кайтып барышлары... «Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтләр укып, кайтырга чыгабыз. Гомерем буе ир дә, хатын да булып дөнья көткәч, хәзерге тормыш белән яшәү минем өчен сәеррәк. Ләкин акрынлап күнегәм. 20 ел буена «Адәм белән Һава»да алган тәҗрибәләрне искә төшерәм. Киләчәктә дә пар канатлы булып, яраткан хатын-кыз булып, «просто» әни булы
Ләйлә Дәүләтова: «Ирле тормыш белән яшәү минем өчен сәеррәк...»
22 марта 202322 мар 2023
2
1 мин