Дирһәмнең яки акчаның дүрт төре бар
1. Аллаһка итәгать итеп изге гамәлләр кылып алынган һәм Аллаһның хакын үтәүгә сарыф ителгән дирһәм - иң яхшы дирһәм;
2. Аллаһка буйсынмау юлында кәсеп итеп алынган һәм Аллаһка буйсынмау юлына тотылган дирһәм - иң начар дирһәм;
3. Мөселманны рәнҗетеп алынган һәм мөселманны рәнҗетүгә тотылган дирһәм - начар, җирәнгеч дирһәм;
4. Хәләл юл белән алынган һәм рөхсәт ителгәннәрне тормышка ашыру өчен тотылган дирһәм - бу дирһәм бернинди файда да, зыян да китерми.
"Фаваид файдалы күрсәтмәләр" китабыннан, 386 б. (Автор: Имам Ибн Кайим әл-Җәүзия) (Китап рус телендә).