Бүген, 21 мартта, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның әнисе вафат булган. Марина Захаровага 58 яшь иде. «Мама китте, җаныкаем», – дип хәбәр итте Вадим Захаров месенджерында. «Әнием куллары тигән Ашны ашау күңелле, Әни кебек аңламыйдыр Бүтән кеше күңелне», – дип котлаган иде Вадим Захаров әнисе Маринаны 55 яшьлек юбилее белән. Марина Захарова Вадим Захаровның «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җырына клипта да төшкән иде.