Найти тему
Интертат

Махсус операциядән ялга кайткан Аксубай егете әти-әнисе белән күрешә – ихлас видео

Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете Ильяс Минабетдинов Украинадагы махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан. Хәрбинең башта – гаиләсе, аннары авылда гомер кичерүче әти-әнисе янына кайтып төшүен видеога төшергәннәр. Ильясның хатыны, балалары, әти-әнисе Котдус абый һәм Фәния апа белән ихлас күрешү мизгелләре күздән яшьләр китерә.

Ильяс Украинага узган елның көзендә мобилизациягә эләгеп киткән. Гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши. Махсус операциягә киткәнче шин заводында эшләгән.

Видеоны Ильясның әнисе Фәния апа рөхсәте белән урнаштырдык.

«Бик борчылып озатып калган идек, сеңлем. Кыш буена дөнья яктысы күрмәдек… Инде Аллаһы Тәгалә туктатсын иде бу хәлләрне. Бик авыр бит барыбызга да.

Инде ярый, улыбыз элемтәдә булды. Безгә шалтырата алмаганда, тормыш иптәшенә булса да язып торды. Коръән кулда инде, Аллаһы Тәгаләдән сорап, ялварып, бары тик аңа гына ышанып яшәдек… Моннан ары да Аллаһы Тәгәлә һәрберебезнең балаларын сакласын йөртсен, барысы да исән-имин йөреп кайтсын», – дип изге теләкләрен җиткерде Фәния апа.