Үпкәләмик беркемгә дә, үпкәләмик,
Бармак төртеп кемдер торса да.
Үзен өстен күреп башкалардан,
Оста үпкәләтә алса да.
Үпкәләмик бернигә дә, беркайчан да,
Үпкәләүдән безгә ни файда?
Файда дип шатланмабыз кайчан да
Үзләренә кире кайтса да.
Гафу итик әле, үпкәләмик,
Гафу иткәч ачу югала.
Бер беребез белән тату яшик,
Күңел тынычлыгы бир Алла.
Наилә Зарипова