Тәрәзәләр ачсам иртә белән
Яз һавасы тула өемә.
Әле күргән матур төшләр белән
Аерыла алмыйм һич кенә.
Сандугачлар мине кичтән бирле
Сайраулары белән тирбәтте.
Әйтерсең лә сайраулары серле,
Тыныч йокы теләп көйләтте.
Яз иртәсе, синдә генә микән
Таба алам бәхет сәгатен.
Тәрәзәләр ачып иртә белән
Яшәвемнең сизәм рәхәтен.
Наилә Зарипова