Бакалар төркеме бара икән һәм кинәт аларның икесе тирән чокырга егылып төшкән.
Чокыр, чыннан да, бик тирән аннан чыгу мөмкин түгел. Шуңа иптәшләре аларга: "Күпме сикерсәгез дә чыга алмассыз, сезгә бирелергә һәм үлем көтәргә генә кала", - дигәннәр.
Берсе барыбер сикергән һәм чыгарга тырышкан. Аңа, нәрсә эшләвенә карамастан, булдыра алмаячаксың дип әйтеп торганнар. Ә ул игътибар итмәгән... Һәм тырыша торгач чокырдан чыккан. Ә икенчесе шунда үлгән.
Ни гаҗәп, чокырдан чыккан бака сыңгырау һәм телсез икән. Ул иптәшләренең нәрсә әйткәнен ишетмәгән.
Мораль
Куелган максатыңа (әгәр дә ул чыннан да синең өчен хәерле икән) ирешәсең килсә, беркемгә дә карама, тыңлама, фәкать тырыш!
(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)