«25 ел элек без балалар йортыннан сабый алдык. Карарыбыз төптән уйланылган иде, без ирем белән берничә ел буена моны уйлап йөрдек. Бу вакытка икебезнең дә яхшы эшләре бар иде, матди хәлебез дә яхшы иде. Бердәнбер кимчелекле ягыбыз – балаларыбыз булмау. Табиблар сәламәтлек белән проблемаларыбызны таба алмады: «көтәргә кирәк, вакыты җитмәгән, димәк» дип кенә әйтә алды. Ләкин «бу вакыт» килмәде. Миңа 35 яшь, иремә 40 яшь булганда, без уллыкка бала алырга булдык. Дөресен генә әйткәндә, бу карар җиңел бирелмәде, мин иремне озак күндердем. Бу адымга озак әзерләндек. Һәм менә безнең гаиләдә ул барлыкка килде. Балага 2 ай иде, ә без бәхетле әти-әни булдык. Әйе, мин – иң бәхетле әни идем! Мин тулысынча «әни» тормышына чумдым, улым турында гына уйладым. Ирем эштән кайткач, элек булгандагы кебек, эш, сәясәт турында сөйләшүләр урынына, улының бүген нәрсә ашаганын, кайда йөргәнебезне, уйнаганыбызны тыңлады… Хәзер мин үземне дөрес тотмаганымны аңлыйм: иремне улына якын да китермәдем. «Сак бул, төшер
Ана зары: «Мин бала түгел, «җанвар» үстердем, һәм моңа үзем гаепле»
24 марта 202324 мар 2023
1
4 мин