Элек телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган, хәзер «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова тагын эчке киемнән фотосессия ясаган.
Башта Эльвира язылучыларына яңа су коену костюмын күрсәткән. Анда да ул зур план белән гәүдәсенең бөтен «матур» урыннарын төшергән. «Җәйне түземсезлек белән көтәм. Бездә бүген болытлы, ләкин иң мөһиме – күңелдә кояш булуы. СПАга килдем менә, яңа көн башланыр алдыннан үземне күрсәтеп, барыгызның да «җенен чыгарыйм» дидем.
Әле минем эчке киемнән төшкән съемкаларым да булды. «Карарга ярамый торган» сторисларны әти белән әни күрә алмый торган итеп куйдым. Туганнар җиткерер, дип кенә борчылам. Ләкин бу – бик тә матур фотосессия, мин аны сезгә күрсәтмичә булдыра алмый. Һәр хатын-кыз үз тормышында бер тапкыр булса да эчке киемнән фотосессия ясарга тиеш», – дип, фотосессия процессыннан бер видео белән уртаклашкан. «Ирләрегезгә күрсәтә күрмәгез», – дип тә кисәткән хатын-кызларны.
Эльвира Мадиярованың «ачыктан-ачык» сериясеннән фотосъемкалары көн саен булып тора, ахры. Күптән түгел генә Эльвираның пляжда арт ягын күрсәтеп төшкән фотоларын куюы турында язган идек.
Эльвира Мадиярова хәзер гаиләсе белән Төркиядә яши. Элекке экраннар йолдызы, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдә санала. Күптән түгел Эльвира, мошенниклыкта һәм халыкны алдап акча эшләүдә гаепләнеп, «заочно» кулга алынды. Суд аның ирен дә заочно кулга алу карары чыгарды.
- Эльвира Мадиярова «заочно» кулга алынуга арт ягын туңкайтып җавап биргән
- Пирамида эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова: «Яхшы ният белән генә иде..»
- «Азрак тыйнаграк бул инде» – Федераль эзләүдәге Эльвира Әхтәмова яңа видео күрсәтте