Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат бүгенге көндә Украинадагы махсус операциядә катнаша. Алсу Сөнгатуллинаның улы һәм башка солдатларга посылкалар җибәреп йөргәнен сторисларында күргәч, үзенә шалтыратып, Айратның хәлләрен сораштык. Улыбыз хәзер бик куркыныч урында… Элемтәгә сирәк чыга. Чыкканда да бик сагынып сөйләшә. Ай саен посылка җибәрергә тырышабыз. Чөнки кыр кухнясы аларга хәтле килеп җитми, азык-төлек белән азрак кыенлыклар бар. Яшел Үзән, Әтнә, Чүпрәле һәм Апас егетләре белән 5 кеше бер блиндажда яшиләр, ашарларына үзләре пешерәләр. Бу юлы посылка белән токмач, ярмалар җибәрдек. «Тәмле кара ипи ашыйсым килә», – дигәч, кара ипи дә салдык. Окоп шәмнәре, гади шәмнәр, фонарь, батарейка кебек әйберләр бик кирәк инде аларга. Кыш көне җылы бияләйләр, носкилар җибәрә идек. Анда быел кыш бик салкын булды. Дымлылык та көчле, җил. «Хәзер азрак җылытты, җирләр кибә башлады», – дип сөенә инде. Моңа кадәр тездән пычрак ерып йөрделәр. Озын резин итекләр дә җибәреп тордык. Күрмәгәннәрен күрә
Алсу Сөнгатуллина махсус операциядәге улы турында: «Күрмәгәннәрен күрәләр балакайларым»
18 марта 202318 мар 2023
1
2 мин