Гаагадагы халыкара җинаять суды Россия президенты һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованы кулга алырга ордер бирде, дип хәбәр итә РБК. Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, судның карары Россия өчен әһәмияткә ия түгел, чөнки Россия бу суд карарын илдә таный торган документны – Рим статутын танымаган. Нидерландтагы Гаага суды белдерүенчә, ордер Украинадагы вазгыятькә бәйле рәвештә бирелә. Суд фаразынча, Путин һәм Львова-Белова Украинадан Россиягә балаларны законсыз рәвештә күчерүдә (депортацияләүдә) шикләнелә. Суд хәбәрендә бу вакыйгаларның 2022 елның 24 февраленнән соң булуы хәбәр ителә. 2022 елның маенда Путин Украинадагы һәм Донецк, Луганск төбәкләрендәге ятим балаларга Россия гражданлыгы бирүне җиңеләйтү турында карарны имзалады. Львова-Белова да сугыш хәрәкәтләре барган җирләрдән балаларны алып чыгу турында күп тапкырлар әйтте. Мәсәлән, Херсон өлкәсендә фронт янында булган интернаттан 52 авыру баланы Россиягә алып чыкканнар. 10 мартта ул, Украинадан алып чыкк
Гаагадагы халыкара суд Путинны һәм Львова-Белованы кулга алырга ордер бирде
17 марта 202317 мар 2023
1
2 мин