Петербургның Приморье районында педагог-дефектолог Ләйлә дәрес вакытында 4 яшьлек малайны кыйнаган. Әлеге хәл сабыйның анасы яшерен камера урнаштырганнан соң ачыклана. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Петербургта яшәүче Аннаның улы начар сөйләшә, шуңа күрә ул белгечләргә мөрәҗәгать итә. Дефектолог Ләйләне сабыйны дәвалый торган табиб киңәше буенча яллыйлар. Башта бар да яхшы була. Аннага бары бер әйбер ошамый – педагогның дисциплинасы булмый, ул сәбәпсез дәрес калдыргалый, кайсыбер күнегүләрне дә әни кеше ошатып бетерми. Ләйлә бала белән шөгыльләнергә атнасына 2 тапкыр килә, 1 дәрес өчен 2000 сум ала. Дәрес вакытында Анна баласы белән булмый, табиб шулай киңәш итә. Кайчакта Анна улының еламсыраганын, киреләнүен ишетә, чөнки ул арый яки биремне үтисе килми. Ләйлә моны җайлы гына хәл итә. «10 мартта дәрес вакытында бала елады, киреләнгән чактагы кебек түгел. Мин шул чакта керергә теләдем, ләкин кермәдем – белгеч дәрес миннән башка булырга тиеш диде. Бер дәрес вакытында дефект
«Типкәләп, авызына сугып кыйнады». Педагог хатын сөйләшә белми торган баланы мәсхәрәләгән
17 марта 202317 мар 2023
2
1 мин