Җырчы Иркәнең кыска күлмәк киеп, өстәл өстенә утырып төшкән фотосы «ВКонтакте» сәхифәсендәге дуслары арасында шау-шу уяткан. Ирен сугыш кырыннан көтүче 3 бала анасының мондый позада утыруын халык өнәп бетермәгән – әлеге пост янына һәр икенчесе комментарий язып калдырган. «Иркә, мин синең үзеңне дә, җырларыңны да, тавышыңны да бик яратам. Тик бу фотоң ошамый. Син бит 3 бала әнисе, ирең сугышта, яшең 39да. Авторитетыңны төшермә»; «Мин карарга оялам, менә шуңа да хәзер хатын-кызның дәрәҗәсе түбән»; «Ни әйтергә теләгән бу хатын әлеге фото белән? Сәхнәгә менеп, сүз саен «Аллаһка шөкер» сүзен әйтәләр. Ни әйткәннәрен һәм ни кыланганнарын белмиләр. Урам кызлары кебек киенеп, урам кызлары кебек утыра. Ояты качкан. Татар халкының да иманы качкан, динсезләр, имансызлар гына хуплый ала бу фотоны»; «Килешеп бетми»; «Ире сугышта, ә моның шатлыгы эченә сыймый, адәм хурлыгы»; «Сез куйгач, без карарга мәҗбүр инде татар хатын-кызларының йөзен пычратканны»; «Ир сораган хатыннарга охшаган»; «Ирең өчен дог
Иркәнең яңа фотосын тәнкыйтьлиләр: «Син бит өч бала әнисе, ирең сугышта...»
17 марта 202317 мар 2023
1
1 мин