Урыс түгел, без – ТАТАР!!!
Мин моңа башта ышанмаган идем! Монтаждыр, мондый хәл Татарстанда булмас, дип уйладым. Ә бу хәлләр дөрес булып чыкты бит! Казан мәктәпләренең берсендә балаларны хор белән "Я русский! " дип кычкыртканнар, кычкырмаганнарга илдән китәргә киңәш иткәннәр. Ә нигә татар баласы, мин урыс, дип акырырга тиеш әле?! Инде татар телен мәктәпләрдән куып чыгару гына җитмәгән, татар балаларының күңеленнән татарлыкны да куалар, аларга үз телләре белән, "Я русский! " дип әйттерәләр. Ни өчен алар урыс булырга тиеш ?! Ни өчен?! Аталары сугыш кырында урыс дөньясы өчен җан бирә, аналары монда чакка- көчкә җан асрый, ә балалары, кулларын фашистлар кебек югары чөеп, "Я русский! " дип акыра. Акырталар. Аларны да урыс дөньясы өчен үлемгә хәзерлиләрме?...
Күрәсезме, боларга берни дә юк, ә хәзер Татарстанда, «Урыс түгел без – ТАТАР!!!» дип әйткән өчен полициягә алып китәләр икән! Минзәләдә бер татар ир- аты машинасының артына "Мы татары, а не русские! " дип язган булган. Аны туктатып, полициягә алып киткәннәр. Анда өч сәгать тотканнар, сорау алганнар. Ул әйткән, " Мин бу язуны Фәүзия Бәйрәмованың китабыннан алдым" дигән. Дөрестән дә, минем шундый исемдәге мәкаләм бар, ул заманында " Звезда Поволжья" газетасында да басылып чыкты. Аннан сораганнар, Фәүзия Бәйрәмованы беләсеңме, дип. Ул, читтән торып кына беләм, дигән. Зиннур Әһлиуллин турында сораганнар. Аннан чыгарып җибәргәннәр. Мин дә ул кешене читтән торып кына беләм. Язуны алдырганнармы, юкмы - белмим...
Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Кара шар ыргытылды. Моңа җиңел генә, провокация, очраклы хәл, дип тә бәя бирергә булыр иде. Әмма бу провокация түгел, ә моны оештыручыларның ныклы инанулары. Алар, чыннан да, Россияне – урыс иле, ә анда яшәүчеләрнең барысын да урыслар итеп күрәләр. Әгәр без татар балаларының күңеленә, “Син Татар!” дигән милли рухны сеңдерә алган булсак, алар, марҗа түтәй урыс булырга куша, дип кенә, татарлыкларыннан баш тартмаслар иде. Хәер, мәктәптә бала хокуксыз бит, анда көтү, өер инстинкты хөкем сөрә. Бу балаларда хәзер ныгып бетмәгән шәхеснең, психиканың җимерелүе, икегә аерылуы (раздвоение личности) күзәтелергә мөмкин. Моңа кадәр әле мәктәпләрдә, “Син кем, татармы, урысмы?” дигән сорауны маңгайга бәреп әйтмиләр иде. Ә хәзер әйтелде, хәтта сайлау мөмкинлеге дә калдырылмады – “Син урыс! Мин урыс! Без урыс!” Бетте китте! Шулай түгел икән, илдән кит! Анысы да әйтелде.
Бу гадәттән тыш хәл Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында, Бөтендөнья татар конгрессында тикшерелергә, аңа бәя бирелергә тиеш. Һәм моны оештыручыларга да хокукый һәм әхлакый бәя бирелергә тиеш. Милли республикаларда, күп милләтләр яшәгән илдә мондый шовинистик алымнарга юл куярга ярамый! Тарихтан моның фаҗигале мисалларын беләбез бит инде, 1941 елны онытмыйк!
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
16.03.23.