Өйләнергә теләгән егет абзыйсы янына барган.
Ул аңа әйткән:
- Абзый, син күп еллар өйләнгән, хатының белән беркайчан да бәхәсләшмисең, моның сере нәрсәдә?
- Хатыным белән без беренче көннән, ул кечкенә сораулар буенча үз фикерен әйтә һәм мин зур сораулар буенча үз фикеремне әйтәм, дип ризалаштык.
-Мәсәлән?
-Мәсәлән, хатынымның өй сатып алу, җиһазлар тәртипкә китерү, бүлмәләрне буяу, бакчадагы чәчәк төре, нәрсә ашаганыбыз, нәрсә эчүебез, балалар тәрбияләү хокукы бар, һәм минем хезмәт хакымны да ул тота.
-Гафу итегез абзый, ә сез нәрсә белән идарә итәсез?
-Мин зур һәм җитди сораулар буенча үз фикеремне әйтәм. Мәсәлән, Кытай-Америка мөнәсәбәтләре, Украинадагы Россия хәрби операциясе, "Гарәп язы" нәтиҗәләре, Яңарыш дамбасы кризисы, глобаль климат үзгәреше, озон тишеге... Кыскасы, мин зур стратегик сорауларда.
(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)