Бүре һәм ишәк үлән төсе буенча бәхәсләшеп китте.
Ишәк әйтте: үләннең төсе сары!
Бүре әйтте: үләннең төсе яшел!
Арыслан янына хөкем өчен килделәр. Суд тикшерүе башланды, һәркем үз дәлилләрен әйтте. Суд карары чыгарылгач, барысы да борчылды. Чөнки бүре хөкем ителде -
бер айга төрмә, ә ишәк гаепсез дип табылды!
Бүре арысланга әйтте: Әфәнде, үлән яшел түгелме?
Арыслан әйтте: Әйе, яшел.
Бүре әйтте: Алайса, нигә мине төрмәгә утырттыгыз?
Арыслан әйтте: Син үләннең төсен дөрес әйттең, әмма ишәк белән бәхәсләшеп ялгыштың! Шуңа күрә мин сине төрмәгә утыртырга куштым.
Мораль
Сезне аңламаган һәм аңларлык акылы да булмаган кешеләр белән бәхәсләшмәгез!
(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)