Пермь краенда 17 яшьлек Илья Чечушков югалган. Ул 27 февральдә иртән Березники шәһәреннән автобуска утырып Пермьгә мәктәпкә киткән, ләкин мәктәпкә килмәгән. Икенче көнне Ильяны сәүдә үзәгендәге видеокамера төшереп алган, шуннан соң егет турында бер белешмә дә юк. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Ильяның күзләре балачактан начар күрә, шуңа күрә ул 3нче сыйныфтан Пермьдә начар күрүче балалар мәктәбендә укый. Башта мин йөрттем, аннары үзе йөри башлады. Атна уртасында ул мәктәп тулай торагында яши, ялларга Березникига кайта», – дип сөйли Ильяны тәрбияләп үстергән атасы Дмитрий. Дмитрий сүзләренчә, 27 февральдә иртән Илья аның фатирыннан чыгып, тукталышка китә. 5.30 сәг тирәсендә автобуска утыра, атасына телефоннан шалтыратып әйтә. Илья мәктәпкә килмәгәч, укытучы хатын анасына шалтырата, ул исә Дмитрийга сөйли. Ир-ат шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. «Без Березникида гариза яздык, волонтерларга мөрәҗәгать иттек. Алар автобуста күзәтү камерасын карады, Илья Пермь автовокзалына